
Узган шимбәдә Азнакай Мәдәният йортында Әсләм Шакиров истәлегенә милли көрәш буенча уникенче турнир узды. Бәйгедә 16 район һәм шәһәрләрдән җитмештән артык көрәшче бил алышты.
Әлмәт ир-егетләре үзләренең оста көрәшчеләр булуын һәр үлчәм категориясендә җиңү яулап танытты. Төп приз – хаҗга юлламага абсолют батыр Рамил Синикәев лаек булды. Азнакайдан Рөстәм Заһидуллин (60 кг), Тимур Миңнеханов (85 кг), Таһир Сәгытдинов (100), Илгиз Әзһәмов (100дән югары), ветераннар арасында Исламбай Сабиров үз үлчәмнәрендә өченче урынга чыктылар, дип яза “Маяк” басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"