«АВЫЛЫМ МӘЧЕТЕ» ФОТОКОНКУРСЫНДА ЮТАЗЫ ҺӘМ АРЧА МӘЧЕТЛӘРЕ БЕРЕНЧЕ УРЫННЫ АЛДЫ

Азнакай мөхтәсибәтенең aznislam.ru сайты оештырган «Авылым мәчете» фотоконкурсына йомгак ясалды.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 25

Азнакай мөхтәсибәтенең aznislam.ru сайты оештырган «Авылым мәчете» фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурста республиканың 9 районыннан 14 авыл мәчете катнашты. 5500 кеше он-лайн тавыш бирде.

Иң күп интернет тавышны Ютазы районы Кече Урыссу авылы мәчете фотосы җыйды, авторы - Алинә Шәрифуллина.

Шулай ук фотоларны бәйсез жюри бәяләде. “Иң яхшы авыл мәчете фотосы” номинациясендә беренче урынны Арча районы Яңа Кырлай авылы мәчете фотосы (фотоны 13 яшьлек Таңсылу Сабирова төшергән) алды.

Фото татар авылы рухын чагылдырганы өчен югары бәяләнде. Заманча мәчетләр белән чагыштырганда бу иске мәчет бик җыйнык. Калкулык өстенә салынган иман йорты күп еллар дәвамында бик күркәм сакланып, авыл горурлыгы булып торуын дәвам итә. Иман йорты авыл халкының үткәне белән бүгенгесен бәйли. Шул рәвешле бу фото конкурсның төп темасын – авылым мәчете дигән сүзләрне ачып бирә.

Беренче урыннарны алучыларга 3000 сумлык бүләк сертификатлар тапшырылды, башкаларга да бүләкләр өләшенде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе