Австриядә мөселман ял көннәре рәсмиләштерелде

Австрия парламенты илдә яшәүче ярты миллионлап мөселманның хокукларын билгеләүче яңа кануннар чыгарды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 27

Австрия парламенты илдә яшәүче ярты миллионлап мөселманның хокукларын билгеләүче яңа кануннар чыгарды.

Шул үзгәрешләрнең берсе Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә мөсемланнарга эшкә чыкмауны рөхсәт итә. Австрия халкының 6 процентын тәшкил итүче мөселманнар моңарчы мөселман бәйрәмнәрендә ял көне алу өчен эш бирүче белән килешергә тиеш, анда да аларга ял бирелмәскә мөмкин иде.

Шулай ук хастаханәләрдәге һәм төрмәләрдәге мөселманнарга да имамнар белән очрашу мөмкинлеге булдырылачак.

Шул ук вакытта мәчет-мәдрәсәләрнең чит илдән финанслануы тыелачак. Моңарчы андый чикләү юк иде.

Мөселман җитәкчеләре мондый чикләүләр кертүче канунга ризасызлыкларын әйтеп аларны гамәлдән чыгару таләбе белән Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

Австрия мөселманнарының күбесе чыгышы белән Төркия йә Босниядән. Башкала Венада мөселманнар сан ягыннан католиклардан кала икенче урында.

Австрия-Маҗарстан империясе мөселманнар яшәгән Босния һәм Һерцеговинаны аннексияләгәннән соң, 1912 елда Австрия-Маҗарстан империясендә ислам рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул ителгән булса да, мөселман бәйрәмнәрендә ял итү мөмкинлеге бирелмәү илдәге күп кенә мөселманнарда ризасызлык тудырып килде. Ә мәктәпләрдә укучы мөселман балаларына, әлеге канун нигезендә, мөселман бәйрәмнәрендә дәрескә бармау рөхсәт ителде.

1912 елгы канун мөсемланнарга күп кенә хокуклар, шул исәптән дәүләт мәктәпләрендә дини белем алуны да гарантияли. Австрия мөселманнары җитәкчесе Фуат Санак элегрәк Вена ратушасында чыгыш ясап бу канунны Европаның башка өлеше өчен үрнәк итеп күрсәтте һәм Австриядә күпчелек исламны "куркыныч түгел, ә байлык буларак" кабул итте.

Шулай да, IMAS исемле җәмәгать фикерен белешү үзәге уздырган бер тикшеренүгә караганда, Австриядә яшәүчеләрнең 54 проценты исламнан куркыныч күрүләрен белдергән.

Элегрәк Германия мөселманнары үзәк шурасы рәисе Айман Мазиек та Германия хакимиятләренә илдә яшәүче дүрт миллионлап мөселманга Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә ял итү мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Мазиек мөселманнарның ял алган ул ике көнне башка вакытта эшләп кайтара алуын әйтте. Әмма хакимият Германиядә ислам традицияләре юк дигән сәбәп белән бу мөрәҗәгатьне кире какты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Рәсемдә: Венадагы мәчет

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе