
Быелгы Рамазан аенда, Кадер кичәсендә без «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы исеменнән, Казан шәһәре башлыгы Илсур Рәис улы Метшинга хат юллаган идек. Анда Казаныбызда «Ата Ватан» паркын – бакчасын – дөньядагы барлык татарларның бергә очрашу урынын булдыру зарурлыгын бәян иттек. Анда атаклы шәхесләребезнең – илаһият галимнәренең, мәгърифәтчеләрнең, шулай ук мәшһүрә, тарихыбызда тирән эз калдырган хатын-кызларның аллеясе булачак, иншә Аллаһ!
Бу бакчада юкә агачларының алтынсу-саргылт чәчәкләре хуш ис таратып торачак. Анда чит төбәкләрдән килүче кан кардәшләребез – татарларыбыз үзләре белән үсенте дә (агач, чәчәк) алып килер, Аллаһы боерса. Алар безнең җиребезне яратып үсеп китәрләр, иншә Аллаһ.
Безнең хатыбыз хакында күп оешмаларга хәбәр салынды. Без Казан каласы муниципаль берәмлеге Башкарма Комитеты җитәкчесе урынбасары И. В. Куляжевтан да хат алдык. Алар безгә Кәрим Тинчурин исемендәге урамның “Яңа өйләнүчеләр паркы”н тәкъдим иттеләр.
Без “Ярдәм” мәчетенең җаваплы хезмәткәрләре белән барып, аны карап кайттык һәм ул җирләрне уңышлы рәвештә файдаланып булуына инандык. Раббыбызга беренче карлыгачлар булып ниятләгән эшләребезне ахырына җиткерергә ярдәм бирсә иде дип ялвардык.
Шул көнне үк БТК Башкарма Комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров янына бардым һәм аңа үтенечләремне аңлаттым. “Без бу тарихи “Ата Ватан” бакчасын булдырыйк, кардәшем”,-дип мөрәҗәгать иттем Конгресс җитәкчесенә. Ринат Зиннур улы һәм энциклопедик белемле Тәлгать Бариев белән бергәләп, алда торган бурычларны хәл итү турында фикерләштек. Җитәкче кеше үз каналлары аша элемтәгә чыгачагы һәм бу эшкә дөнья галимнәрен дә җәлеп итәчәге хакында әйтте.
Әйе, “Ата Ватан” бакчасын төзү Казанга – Татарстанга карап, каңгырып яшәүче милләттәшләребезне берләштерү, дуслаштыру һәм бергәлегебезнең бер стратегик трамплины – Планетар биеклеге булачак. Бу эшне, дусларым, әйдәгез, бергәләп башкарып чыгыйк һәм яшьләребезгә үрнәк булыйк!
Йә Раббым, “Ата Ватан” бакчасын булдырыйк дип Үзеңә тәвәккәлләдем. Аның беренче нурлары җем-җем килеп, бөтен җиһанны урап алсын, мул итеп, үзенең энҗе нурларын сипсен иде.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе