Астананың татар җәмгыяте Муса Җәлил урамында өмә уздырды

10 апрель көнне Казакъстан башкаласы - Астана шәһәренең Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә аталган урамда экологик өмә узды.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 12

10 апрель көнне Казакъстан башкаласы - Астана шәһәренең Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә аталган урамда экологик өмә узды. Акцияне оештыру башлангычы белән җирле этномәдәни берләшмәләр чыккан. Җыештыру өчен төп объект шәех Кунт-Хаҗи исемендәге мәчет территориясе булган.

"Муса Җәлил урамында өмә үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Кагыйдә буларак, акцияне "Дуслык" Татар мәгърифәти-мәдәни үзәге оештыра. Быел безгә Астана Казакъстан халыклар ассамблеясы карамагындагы Аналар советы, "Таң" татар-башкорт үзәге, Дөнья хатын-кызлары дуслык үзәге, «PosadiDerevo.kz»нең төбәк иҗтимагый оешмасының башкала филиалы кушылды. Моннан тыш, Татарстан һәм Россиядән килгән кунаклар да теләктәшлек белдерде", - дип сөйләгән "Дуслык" үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.

Өмә тәмамлангач, җыелучылар мәчеттә Муса Җәлил һәм, гомумән, Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салучылар рухына дога кылды, дип хәбәр иткән Казакъстанның Татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясе вәкиле Ринат Дусумов.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе