
Бүген Казандагы «Ярдәм» Милли ислами хәйрия фонды каршындагы Тернәкләндерү үзәгенә Арча районының күрмәүчеләре һәм бераз күрүчеләре килеп, монда алып барылучы күп санлы эш белән танышып китте.
«Ярдәм» мәчетенең күрмәүче мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев татар һәм рус телләрендә аларга биредә алып барылган күп санлы эшләр турында сөйләде, фондның 10 еллык гамәле, тормышка ашырылган чараларның үзенчәлеге белән таныштырды.
Экскурсиядән соң, Арчадан килгән кунаклар үзләренең биредә алган тәэсирләре белән уртаклашты, монда олуг эш башкаручы мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага зур рәхмәтләрен белдерде.