Изге Петр чиркәве 1930 елда Ватерлоо Роудта салынды. Ләкин аңа кадәр, ягъни XVIII гасыр ахырында, бу урында христианнар чиркәве тора иде.
Соңгы вакытларда католиклар чиркәвенә халык бик йөрми башлады. Һәм, ниһаять, узган елның июлендә ул ябылды.
Чиркәү өчен җаваплы Бирмингем архиепархиясе аны шушы ук урамдагы ике террасалы йортта гамәл кылучы "Мәдинә” мәчете мөселманнарына сатты.
Архиепископның матбугат сәркатибе белдергәнчә, чиркәү мәхәлләсенең тарихы шактый озын. Ләкин соңгы вакытларда бу районда яшәүче католикларның саны шулкадәрле кимегән ки, чиркәүгә кергән керем хәтта бинаны һәм рухи атакайларны тотарга да җитми башлаган.
Нәтиҗәдә, бу чиркәү ачык базарда сатуга чыгарылган. Сатып алуга тәкъдимнәр күп булмаган. Шулай да мөселманнар җәмәгатьчелеге епархия оештыручыларын канәгатьләндерерлек тәкъдим ясады.
Хэнлидагы Изге Йөрәк чиркәве атакае Петр Вәзирби: "Чиркәү бинасының мөселманнар тарафыннан сатып алынуы гаҗәп түгел, чөнки бу районда ислам динен тотучы күп мөселманнар яши”,-диде.
Мөселманнар өммәте бу сүзләрне шәрехләмәде.
Язма «Инфо Ислам”нан тәрҗемә ителде