Алтын Урда турында 400 млн сумлык фильм төшерелә

Тарихи драма дип билгеләнгән бу фильмны төшерү эшләренең зур өлеше Татарстанның матур табигатьле урыннарында барачак.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 27

Тарихи драма дип билгеләнгән бу фильмны төшерү эшләренең зур өлеше Татарстанның матур табигатьле урыннарында барачак.

Русиядә бөтен дөньяга мәшһүр “Игры престолов” сериалы үрнәгендә тарихи күп серияле фильм төшерәчәкләр. Картина Алтын Урда чорын – бөек татар дәүләтенең иң чәчәк аткан вакытын тасвирлаячак. Алтын Урда хакындагы сериал “Великолепный век” яисә “Игры престолов” кебек масштаблы проектлар дәрәҗәсендә булыр диеп көтелә.

Төп каһарман – Чыңгызханның оныгы, Алтын Урданың бишенче ханы Бәркә. Вакыйгалар Бәркәнең Киев Русенә илчеләр җибәрүеннән башлана. Ханның теләге – Фарсы дәүләте белән сугышка 40 меңлек гаскәр туплау. Шулай ук Александр Невский вафатыннан соң, Русия тәхетенә яңа патша сайларга да кирәк була.

Фильм зур бюджетлы булуы белән аерылып тора – ул 400 млн сумга төшәчәк, бер сериягә 25 млн. акча тотылачак. Картинада актерлар составының да “йолдызлы” булуы көтелә. Татарлардан Чулпан Хаматова, Рената Литвинова, Марат Бәшәров, урыс киносы йолдызлары – Федор Бондарчук, Елизавета Боярская, Мария Миронова, Ирина Пегова, Александр Балуев, Евгений Цыгановлар катнашырга мөмкин. Алдан белдерелгәнчә, бу кинода супермодель Ирина Шейк (Шәйхелисламова) һәм “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипованы да күрергә мөмкин булачак.

Фильмны интернациональ төркем төшерә. Проектны тормышка ашыручылар арасында урыслар, әрмәннәр, татарлар, беларуслар, яһүдләр, казакълар, грузиннар, украиннар бар. Монголлар, бурятлар әлегә чакырылмаган дип билгеләп уза baikal-media.ru.

Алтын Урда турында сериалны төшерергә хәзерлек эшләре киләсе елда башланачак. Төшерү 2016 елның сентябреннән 2016 елның декабрендә кадәр барачак. Сериал Беренче каналда 2017 елның көз-кыш айларында эфирга чыгачак. Жанры - тарихи драма, мелодрама, маҗаралы фильм дип билгеләнгән бу картинаны төшерү эшләренең 70%ы Татарстанның матур табигатьле урыннарында барачак.

Картинада татар халкы тарихы бозып күрсәтелмәсме? Тарихи дөреслекне саклап кала алырлармы, моның өчен татар галимәре-тарихчыларын консультация бирергә җәлеп итәрләрме? Татарларда мондый сораулар тумый калмас, мөгаен. Авторлар күптән узган вакыйгаларга сәяси бәя бирергә җыенмыйбыз дип белдерә. “Без каһарманнарны “безнекеләр” – “безнеке түгел” дип бүлмибез. “Алтын Урда” фильмы батырлар яшәгән вакыт турында. Анда сурәтләнгән вакыйгалар кешеләрне сугыш мәйданының капма-каршы якларына илтеп бастырган. Шуңа да карамастан, кешеләр гаилә булып кушылганнар, дусларча берләшкәннәр”, дип аңлата фильмны төшерүчеләр.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе