
Быел безнең дә “Ярдәм” мәчетендә укуыбыз төгәлләнде. Әлһәмдүлилләһ, догалар өйрәндек. Намаз укуыбыз да нинди зур шатлык! Барлык кешеләрне дә без мондый бәхеткә ирешүләрен телибез.
Һәр кичатна бәйрәм безгә:
Дәресләргә киләбез.
Тыйнак кына иҗек сузып,
Дога көйләп йөрибез.
Аллаһы боерса, киләсе уку елында да “Ярдәм” мәчете ишекләрен ачып кереп, тирән гыйлем үзләштерү насыйп булса иде, дигән теләктә калабыз.
Без барыбыз да мөгаллимәбез Зилә абыстайга олуг рәхмәтебезне белдерәбез, аңа сәламәтлек телибез. Ул өйрәткәннәрне без хәзер үзебез башкаларга өйрәтәбез.
Шәкертләр исеменнән Гүзәлия ҖӘЛӘЛИЕВА