
Болыт булып кайгы ишелеп төште
Иңнәренә ничә тапкырлар.
Мондый авырлыкка түзалмыйча,
Үкереп елар иде батырлар.
Фәнис Яруллин
Әйе, Галия апа һәм аның чордашларына – Әминә, Мәхтүмә, Гайния, Шәмсенур, Фатыйма һәм башка апаларга замананың авыр гына түгел, коточкыч чоры туры килде. Яңа гына тормыш корып, бер-берен туйганчы күрергә дә өлгермәгән, берсеннән берсе сөйкемле сабыйларының көн дә ачыла торган бер һөнәрләренә сөенеп, шатлынып туя алмаган ир затлары илебезне сакларга сугыш дигән җәһәннәмгә озатылдылар.
Шуларның берсе – Галия апа, акыллы киңәшләре белән башкаларның күңелен җылытып, кимсетелгәннәрнең серен сыйдырып, юатып, алдагы көннәргә өмет уятып, кайгы-шатлыгын уртаклашып, төшенкелектән йолып алучы хәзинәбез булды. Үзе дә бит 2 улын югалту ачысын кичерде.
Ул 101 яшьлек гомеренең соңгы көненә кадәр аеруча сизгер. Халык йөрәге тибешен җаны-тәне белән тоеп, үткен күзле, тапкып сүзле, башкаларның хәсрәт-куанычын бүлешеп яшәүче авылыбызның йөзек кашы, балалар тәрбияләүдә үрнәк әни булды.
Гаилә учагын башкаларга үрнәк итеп дөрләтүче, сугыштан яраланып кайткан ире Сафа абыйны яшь баланы баккандай тәрбияләве, сабыйларының “5”легә генә укуы һәркемне сокландырды. Кызлары Дания, Сания, Саймә, улы Рәшит (ул гармунчы иде) сәхнәдән төшмәде. Рәшит тагын әле Казандагы слётта да катнашты. Мәктәпнең даны зур иде, монда аларның да өлеше зур булды.
Галия апа илебезгә яхшы тәрбиячеләр, оста педагоглар үстерде. Кызы Даниянең мәктәп еллары күптөрле җәмәгать эшләре кайнап торган чорда узды. Ул үзенә тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша иде. Әнә шул сыйфатлары табигый таланты белән үрелеп, бай туфрактагы шытым кебек, уңыш арты уңыш бирүче чыганакка әйләнде. Тырышлыгы, тирән белемгә ия булуы, балалар психологиясн тирән аңлавы белән укучыларның, коллективның, әти-әниләрнең олы ихтирамын яулады. Саба мәктәбендә пенсиягә киткәнче директор урынбасары булып эшләде һәм күп төрле мактаулы исемнәргә лаек булды.
Икенче кызы Сания Кызыл Мишә мәктәбе директоры вазифасын башкарып, тәрбия һәм белем бирү белән беррәттән, укучыларның бәхетле киләчәгенә нигез салды. Ул да күп төрле мактаулы исемнәр иясе. Аларның уңышлары – әниләре үрнәгендә балачактагы татлы хыялларының өлгергән җимешләре.
Галия апа! Башкаларга үрнәк һәм кирәк булганга, Раббыбыз сине озын сәламәт гомер белән бүләкләде. Үзең кебек тыңгысыз, эшчән, абруйлы, алтын йөрәкле, әни дип өзелеп торучы, тирән акыл белән зиннәтләнгән балалар үстердең. Сугыштан гарипләнеп кайткан иреңне кадерләп җир куенына иңдердең. Гасыр иңләүгә карамастан, синең киң карашлы, зирәк зиһенле, төгәл итеп дин тотучы, дөнья хәлләре белән хәбәрдар үткен фикерле, камил акыллы булуыңда аларның да өлеше зур.
Үтә кадерле әни-әби булып, безне, авылдашларыңны сокландырып, 101 яшең тутырдың.
Без, Эзмә мәчете әһелләре, укытучылар, сине котларга баргач, сөенешеп кайткан идек.
Уртаклашыр өчен кайгысын да,
Шатлыгын да – вакыт таптың син.
Салкыннарда җылы сүзең белән
Йөрәкләргә учак яктың син.
Еллар узар, агар бик күп сулар,
Калыр күп нәрсәләр онтылып,
Син яшәрсең күпләр күңелендә
Мәңге балкып торган нур булып.
Галия апа, синең матур итеп Коръән укуыган тавышың һаман колагымда яңгырап тора сыман, кыскасы, бер минут та минем истән чыкмыйсың. Чөнки бар гамең башкалар хәлен җиңеләйтү иде синең.
Урының оҗмах бакчасындагы гөлләр арасында, иман байлыгың үзең төшеңдә күргән гаҗәеп матур өеңдә булсын! Сиңа багышлап укыган догаларыбыз барып ирешсен.
Амин.
Фәүзия ВАХИТОВА, Саба районы Эзмә авылы