
Шахмат буенча Россиянең күп тапкырлар чемпионы, 2010 елда Россия җыелма командасы составында олимпия чемпионы булган Казан шахматчысы Алисә Галләмова кичә Казанда ачылган Россиянең 64 нче чемпионатындагы хатын-кызлар суперфиналында катнаша.
“Бу турнирның Казанда узуы минем өчен бик шатлыклы. Киләчәктә дә шахмат турнирлары шулай югары дәрәҗәдә узсын иде. Кызганыч. Мин Казанда бик яхшы ук уйнамыйм, читтә әйбәтрәк килеп чыга. Тик Казанда отарга телим, шуңа нык тырышачакмын”,-диде Алисә Галләмова Россия чемпионаты башлануга багышланган матбугат конференциясендә.
Чыганак: "Татар-информ"