
Алабуганың җәмигъ мәчетендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Коръән уку буенча конкурс уздырылды. Анда 50 дән артык бала катнашты, иң кечкенәсенә нибары —3 яшь.
Җиңүчеләрне 5 төрле яшь категориясе буенча билгеләделәр. Оештыручылар сүзләренчә, Коръән укырга өйрәнүче балаларның үсеш дәрәҗәсе арта бара.
Җиңүчеләрнең барысы да республика күләмендә узачак бәйгедә катнашу хокукына ия дип хәбәр итте "Татар-информ".