Аксубайлылар якташ классик шагыйрь Хәсән Туфан турында хәтер яңартты

Классик шагыйрь Хәсән Туфанның (1900-1981) туган көненә багышлап, аның туган төбәге булган Татарстанның Аксубай районы...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 24
Классик шагыйрь Хәсән Туфанның (1900-1981) туган көненә багышлап, аның туган төбәге булган Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт мәктәбендә традицион атналык уздырылган.

Татарның күпне күргән мәшһүр улларының берсе Х.Туфан иҗатына мөкиббән булган яшь буын мәктәп чараларында тагын бер кабат аның иҗатына мөрәҗәгать итте, тормышы белән кызыксынды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Ишмөхәммәтова авылдаш шагыйрьнең җиңелләрдән булмаган тормыш юлы, иҗат баскычларына багышланган дәрес-презентация уздырды. Укытучы Евгений Белов оештырган шигырь укучылар конкурсы хисси дулкыннарда булып чыкты, ә Энҗе Мәрдиева әзерләгән тематик күргәзмәдә яшь рәссамнар үзләренең иллюстрацияләрен тәкъдим итте, дип белдерә ТР муниципаль берәмлекләр порталы.

Бу чарадан мәктәп китапханәсе дә читтә калмаган: анда "Һәрчак безнең белән янәшә” дип аталган китап-журнал күргәзмәсе укучылар хозурына куелган. Иске Кармәттә 1987 елда ачылган Хәсән Туфан музее булуын да искәртик.

Хәсән Туфан атналыгы программасы кысаларында, физкультура укытучысы Владимир Ильменюков җитәкчелегендә шашка һәм шахмат буенча район турниры уздырылып, анда Иске Кирмәтнекеләр призлы урыннар алган дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе