АКШта күп кар яву сәбәпле, 8 кеше һәлак булган

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, АКШның төньяк-көнчыгышында көчле кар яву сәбәпле, аз дигәндә 7 кеше һәлак булган.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 20

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, АКШның төньяк-көнчыгышында көчле кар яву сәбәпле, аз дигәндә 7 кеше һәлак булган.

Синоптиклар һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре кабат көчле кар яву дулкынын көтәләр. Фаразларга караганда, Бөек Диңгез районында 1 метр биеклеккә кадәр кар явуы ихтимал. Бу исә еллык норма дигән сүз.

Нью-Йорк штаты губернаторы Эндрю Куомо 10 округта гадәттән тыш хәлне игълан итте һәм анда яшәүчеләргә булышу максаты белән Милли гвардияне җәлеп итте.

Буффало каласы мэры Байрон Браун матбугат конференциясендә коммуналь хезмәтләр хәзерге вакытка 5 мең тонна карны шәһәрдән читкә чыгарулары турында хәбәр итте.

Ашыгыч ярдәм хезмәтләре кешеләргә булышу өчен карда йөрү техникасын куллана.

Һава торышының кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә, ким дәгәндә, 7 кеше һәлак булган. Аерым алганда, 46 яшьлек ир заты 4,6 метр кар астында күмелгән килеш табылган, тагын ике кеше юл-транспорт фаҗигасында зыян күргән.

Өч кеше исә йөрәк өянәгеннән җан тәслим кылган, шулар арасыннан берәүнең хәле начаргач, үз вакытында медицина учреждениесенә алып бармаган өчен үлгән. Җиденче кешенең ничек һәлак булуы турында хәзергә төгәл мәгълүмат юк.

Соңгы сәгатьләрдә AFP АКШның бу төбәгендә тагын бер кешенең – сигезенче бәндәнең һәлак булуын хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе