АКШта имансыз бәндә мөселман гаиләсен атып үтергән

АКШ полициясе Төньяк Каролинодагы Университет янында өч кешене үтерүдә гаепләнгән ир кешене тоткарлады.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 12

АКШ полициясе Төньяк Каролинодагы Университет янында өч кешене үтерүдә гаепләнгән ир кешене тоткарлады. CBS News агентлыгы хәбәр итүенчә, җинаятьченең корбаннары булып мөселман гаиләсе һәм аларның туганы тора. Һәлакәткә тарыганнарның барысы да студент булганнар.

46 яшьлек Крейг Хикс җинаять кылуда шикләнелә. Ул үзен “Атеистлар тигез хокук өчен” дигән иҗтимагый хәрәкәттә катнашучы, дип саный.

Җинаять узган сишәмбедә 17:00 сәгатьтә Мидоумонтның Финли-Форест кварталында кылынган. Андагы күп фатирлы йортта җинаятьче кулыннан 23 яшьлек студент, теш табибы Дих Шадди Бәрәкәт, аның 21 яшьлек хатыны Юсор Мөхәммәд һәм аның 19 яшьлек сеңлесе Разан Мөхәммәд Әбү-Салха һәлак булды. Аларның һәммәсе дә башына пуля эләгеп үтерелгән.

Разан Роли штаты башкаласында яшәгән булган, аның хәләл җефете һәм җинаятьче Чапел-Хиллда көн күргән.

Яшь мөселманнарны үтергәч, Крейг Хикс Питтсборо полициясенә килеп, аларның кулына тапшырылган.

Facebook сәхифәсендә Крейг үзенең “Атеистлар тигез хокук өчен” хәрәкәте тарафдары булуы хакында белдергән. Шунда ук ул өйләнгән булуы, аннан алда Дарем төбәге көллиятендә адвокат ярдәмчесе белгечлеге алу өчен укуы турында язган. The Daily Mail газетасында басылган бер рәсемдә Хикс корулы мылтык тоткан.

Соңгы айларда Хикс тарафыннан басылган хәбәрләрдә төрле дини юнәлешләр, шул исәптән, православие дине дә тәнкыйтьләнгән.

Дих Бәрәкәт һәм Юсор Мөхәммәд моннан бер ай элек өйләнешкән булган. Дих Төньяк Каролино Университеты каршындагы стоматологик мәктәптә үткәрелгән иң яхшы ел студентлары бәйгесендә икенче урынны алган.

29 гыйнварда Дих Бәрәкәт Дарем каласы үзәгендә үткәрелгән хәйрия чарасында катнаша. Ул чагында стоматологлар 75 йортсыз кешегә ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, Дих һәм Юсор интернет аша Сүриядән килгән качакларга теш табибы ярдәме күрсәтү өчен акча җыялар. Аларга бу максатларда 15 мең доллар җыю насыйп була. Студентларны үтергәч, акча салучылар күбәя. Бүгенге көндә 23 меңнән артык акча җыелган инде.

Киләсе җәйдә Дих Сүрия балаларын дәвалау өчен Төркиягә китмәкче була. “Без яһүдләрне үтерергә тиеш” яки “Без фәләстинлыларны юк итәргә тиеш” дигән кешеләрнең сүзләрен тыңлавы авыр. Бу берәр нәрсәне үзгәртсә иде”,-дип язган Twitter да Бәрәкәт.

Яшь стоматологның хәләл җефете Разан Әбү-Салха архитектура һәм экологик дизайн буенча бакалавр дәрәҗәсен алу өчен имтиханнар тапшырырга әзерләнгән булган. Ул шулай ук Төньяк Каролино Университетында укыган.
Хәбәр «Инфо-ислам.ру» агентлыгыннан алынып тәрҗемә ителде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе