
INTERFAX.RUдан алынган мәгълүматларга караганда, АКШның көнчыгышындагы кар бураны бөтерелү нәтиҗәсендә, 10 кеше һәлак булган. Бу хакта узган җомгада CNN телеканалы хәбәр иткән.
Катлаулы һава торышы вакытында һәлак булган соңгы ике кеше психологик яктан авырганнар. Алар тәннәре суынудан үлгәннәр. Тагын ике инсан кар чистартканда йөрәк өянәге күтәрелеп вафат булган. Ике бәндә суык тиюдән һәлак булган дип фараз кылына. Корбаннарның берсе 5 метрлы кар астында үз машинасында табылган.
Урамдагы кар катламы калынлыгы ике метрга кадәр җиткән диярлек. Янгын сүндерү машиналары чакыруларга бара алмыйлар, ә табиблар карда йөрүче транспорттан файдалана башлаганнар. Кар авырлыгына чыдый алмаган кйбер йортларның түбәләре ишелергә керешкән.
Начар һава торышы нәтиҗәсендә, Милли футбол лигасы “Буффало Биллз”ның “Нью-Йорк Джетс» белән якшәмбедәге уенын дүшәмбегә кичектергән. Ул Буффалода уйналмаячак, бәлки Детройтта үткәреләчәк.
Синоптиклар фаразлаганча, температура якшәмбедә югары күтәрелә башлап, яңгырлар явачак. Бу яңгыр карны эретеп, урамнарны юар, дип көтелә.