
Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә Коръән-хафизлар әзерләү курсы башлана. Укулар 7-17 яшьлекләр өчен оештырыла. Дәресләрне Россия дини уку йортларында, төркиядә белем алган Коръән-хафизлар (Изге Китапны тулысынча белүчеләр), мәдрәсә мөгаллимнәре укытачак.
Курс Коръән текстын тулысынча дөрес итеп укый өйрәнүдән, ятлаудан гыйбарәт. Дәресләр якшәмбе көнне сәгать иртәнге тугыздан 11гә кадәр бара. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 89867197406.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте