
“Ак Барс” хоккейчылары кичә Казанда 1/4 финалның 6 нчы уенында «Салават Юлаев"ны 8:0 исәбенә тар-мар итте.
Голларны Федор Малыхин, Денис Голубев, Райн Уилсон, икесен Артем Лукоянов, өчесен Владимир Ткачев кертте. Шулай итеп, сериядә дә исәп 3:3 булды. Шулай да белгечләр иртәгә Уфада узачак уенның бик киеренке булачагын ассызыклый.
Хәлиткеч 7 нче уен иртәгә, 5 март көнне Уфада узачак. Кичә 5 очко туплаган "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев Гагарин Кубогында бомбардирлар исемлегендә 1 нче урынга чыкты.
Кичә бер алка да кермәгән, ягъни коры калган капканы милләттәшебез Эмиль Гарипов саклады. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез!
"Ак Барс" (Казан) – "Салават Юлаев" (Уфа) – 8:0 (1:0; 4:0; 3:0).