
Казанның "Ак Барс" командасы КХЛ чемпионатының даими сезонын Түбән Камада "Нефтехимик"ны тар-мар итеп тәмамлады. Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре кунакта көндәшләрен 6:0 исәбе белән отты.
"Ак Барс" Көнчыгыш конференциясе һәм Валерий Харламов дивизионында җиңде. Плей-оффның беренче раундында казанлыларның көндәше Екатеринбургтан "Автомобилист" командасы булачак.
Әмма "барслар" медальсез калды. ЦСКА чемпион булды, СКА көмеш, Мәскәү "Динамо"сы бронза медаль алды.
"Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Ак Барс" (Казан) - 0:6 (0:4, 0:1, 0:1).
Чыганак: "Татар-информ"