"Ак Барс" бүген быелгы сезонда беренче тапкыр "Салават Юлаев"ны кабул итә

Бүген, ягъни 26 ноябрьдә "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчы уза.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 26

Бүген, ягъни 26 ноябрьдә "Татнефть-арена" боз сараенда Континенталь хоккей лигасының чираттагы матчы уза. "Ак Барс" (Казан) белән "Салават Юлаев" (Уфа) арасындагы очрашу 19.30да башлана.

Матчка Роман Гофман (Мәскәү), Эдуард Одиньш (Рига), Александр Отмахов (Екатеринбург), Яков Палей (Магнитогорск) кергән судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

Уфа хоккей командасының быелгы чемпионатның беренче чирегендәге чыгышларыннан ике төрле фикер калды. "Көнчыгыш" конференциянең турнир таблицасына күз төшерү чемпионатның "Салават Юлаев" өчен яхшы тәмамланачагына шик калдырмый: команда ышанычлы рәвештә кубок өчен көрәшүчеләр арасына керә. Шул ук вакытта уфалыларның очколарны ранглар турындагы турнир таблицасының түбәндәге баскычларын биләгән командалар белән уйнаганда туплавы да игътибарны җәлеп итми калмый. Тагын "Салават Юлаев"ның үз бозларында "Авангард"тан (2:6), СКАдан (2:7), Мәскәү "Динамо"сыннан (0:6) һәм кунакта ЦСКАдан (0:7) белән тар-мар ителүе дә гаҗәпләндерә. Күптән түгел рәттән биш уенда җиңелүләре да истә калды.

Узган сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашты: "барслар" Казанда буллитлар буенча 4:3 исәбенә (Стэплтон, Хешка, Петров, Бурмистров; Хлыстов, Прошкин, Кольцов) җиңде һәм Уфада 0:1 исәбенә (Хартикайнен) оттырды. Ил чемпионаты кысаларында командалар 168 очрашу үткәргән: казанлылар активында 74 җиңү, 74 җиңелү бар, ә 20 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 509-529), дип хәбәр итә "барслар"ның матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе