"Молодая гвардия” клубы хәрби-ватанпәрвәрлек хисләр тәрбияләү юнәлешендә эшли. Ул яшьләрдә гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли, РФнең Кораллы көчләрендә хәрби хезмәтнең абруен күтәрүдә үз өлешен кертә.
Айнур Әхмәтшин үзенең чыгышында яшьләрне Россиянең бөек тарихына лаеклы булырга һәм бигрәк тә исламның балаларны спорт белән ныгытып шөгыльләнүгә, үзләрен ирләрчә тотарга, хатын-кызларга исә гаилә учагын сакларга чакырды.
"Клубта хәрби-ватанпәрвәрлек хисләре генә алып барылмый икән, шулай ук сәнгать эшләре, рәсем ясау, бокс, театр белән дә шөгыльләнәләр. Мин яшүсмерләрнең зур үсеш алуларын телим, илебезне һәм милләтебезне һәлакәткә китерүче тәмәке тарту, хәмер эчү һәм наркотик матдәләр белән шөгыльләнмәскә чакырам. Ә сез илебезнең киләчәге, без сезгә ышанабыз”,-дип билгеләп узды Айнур Әхмәтшин.
Клуб директоры Лилия Гафарованың сүзләренчә, биредә семинарлар, концертлар, лекцияләр үткәрелә. Анда яшьләрне һәм мәктәптә укучыларны үз ватаннарын яклап, һәлак булган хәрбиләр истәлеген мәңгеләштерү эшенә тарту эше дә алып барыла. Шулай ук "Молодая гвардия”дә (Декабристлар урамы, 83) Бөек Ватан сугышы музее эшли. Биредә каты сугышлар барган урыннардан экспонатлар җыелган. Биредә яшьләр һәм мәктәптә укучылар, шулай ук шәһәр кешеләре өчен даими рәвештә экскурсияләр уздырыла.
Клуб директоры һәм яшүсмерләр ТҖ МДН исеменнән килгән Айнур Әхмәтшинга рәхмәт әйттеләр, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.