Аяз Хәлимов – Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче

Казанда яшәүче 13 яшьлек Аяз Хәлимов Чечня башкаласы Грозныйда Әхмәт хаҗи Кадыйровның туган көненә багышлап...

БӘЙЛЕ
2013 Авг 26
Казанда яшәүче 13 яшьлек Аяз Хәлимов Чечня башкаласы Грозныйда Әхмәт хаҗи Кадыйровның туган көненә багышлап, күрмәүчеләр арасында үткәрелгән Коръән уку буенча Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыкты.

Конкурста барлыгы 18 кеше катнашты. Алар арасында Чечня, Ставропольск, Дагыстан, Татарстан һәм башка төбәк вәкилләре бар иде. Бәйгене Чечня Республикасы мөфтияте һәм Грозный мэриясе оештырды. Конкурста катнашучыларның һәммәсе дә республика хакимияте башлыгыннан бүләкләр һәм акчалата призлар алды.

Аяз Хәлимов Татарстан башкаласындагы "Ярдәм” мәчете каршындагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә дини белем алды. Җиңүчене Грозныйда "Ярдәм” мәчете вәкиле, мөгаллим, Коръәнхафиз Зиёратшо Даутов озатып йөрде.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе