
8 февральдә бөтен ил буенча “Россия чаңгы юллары” массакүләм ярышлары узачак. Әлеге зур матур спорт бәйрәмендә Россиянең 71 төбәге катнаша. Казанда төп старт “Залесный” бистәсендәге “Солнечный” лагере янында биреләчәк. 8 февраль көнне биредә шәһәрнең барлык районнарыннан чаңгы спорты сөючеләре һәм актив ял яратучылар җыелачак. Казанның Совет районында яшәүчеләр өчен старт Дәрвишләр бистәсе каенлыгында бирелер дип көтелә.
Ярышларның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Бу хакта бүген Казан мэриясенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев җиткерде.
“Россия чаңгы юллары” ярышларында елдагыча профессиональ һәм ветеран спортчылар, спортчылар, мәктәп укучылары, студентлар, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, оешма хезмәткәрләре катнашачак. Гаилә командалары өчен аерым старт бирелер дип көтелә.
Ярыш җиңүчеләренә РФ Спорт министрлыгы кубоклары, медальләре һәм дипломнары тапшырылачак. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар да бүләкле булачак.
Ярышта катнашырга теләүчеләрне теркәү 2-6 февраль көннәрендә сәгать 12.00дән 17.00гә кадәр “Трудовые резервы” стадионының чаңгы базасында уза.
Казан мэры Илсур Метшин җитәкчеләрне шәхсән үрнәк күрсәтеп, “Россия чаңгы юллары” ярышында катнашырга өндәде дип хәбәр итте "Татар-информ".