5 сентябрьдән Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ризыклары ярминкәсе башлана

5 сентябрьдән Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе башлана.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 03

5 сентябрьдән Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе башлана. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, ярминкәдә сыер итен 250-300 сумнан сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткәрелгән киңәшмәдә әйтелгәнчә, быел кош ите – 110 сум, күркә ите 200 сумга сатылачак. Сыер итен – 250-300 сумга, сарык итен 300-350 сумга алып булачак. Югары категорияле йомырка өчен – 50 сумны, беренче категориялесе өчен 42 сумны чыгарып бирергә туры киләчәк.

Күргәзмәдә сөтнең 1 литры 28 сум торачак. Сырның 1 килограммын 280-300 сумга алып булачак. Сыер маеның 1 килограммы өчен 250-280 сумны чыгарып бирергә туры киләчәк. Шикәр комының 1 килосы 48 сум торачак.

Югары сортлы онның 1 килосы өчен 20 сумны бирәсе була. Борчак ярмасының бәясе дә шундый ук. Арпа ярмасының бәясе – 16 сум, карабодайныкы – 47 сум.

Бәрәңгене 12 сумга да сатып алырга мөмкин булачак. Кишер, чөгендер, башлы суганның 1 кило бәясе – 15 сум. Кәбестә һәм бодайның 1 килосына 9 сумлык бәя куелган. Арпа ярмасы – 8 сумнан, солы 6 сумнан сатылачак.

Балыкның (карп) 1 кило бәясе 160 сум торачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе