
30 июльдә “Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәге ишегалдында ятим һәм инвалид балалар, шулай ук төрле категория зәгыйфьләр, Казан каласы кешеләре өчен хәйрия чарасы - “Ураза бәйрәме” уздырыла.
Бу проектны мөселман яшьләренең “Иман йорты” клубы оештыра. Әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйрәмгә балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм инвалидлар чакырыла. Бәйрәм чарасы 17.00 сәгатьтә башланып, 20.00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Гаилә бәйрәмендә Илһам ага Шакиров, Зөһрә Сәхабиева, Илназ Сафиуллин, Ильяз Халиков, Нияз Җәләлов, Ришат Төхвәтуллин, Алинә Булатова һәм “Бәрәкәт” ансамбле катнашачак. Кариев исемендәге театр бәйрәм спектакле әзерли.
Ураза бәйрәменең ачылу тантанасы, концерты булачак. Ул берничә мәйданда барачак. Балалар түләүсез мастер-классларда шөгыльләнәчәк, ә олылар хәйрия ярминкәсендә катнашачак. Икенче мәйданда исә спорт уеннары, балалар өчен бәйгеләр булыр, дип көтелә. Бәйрәм тантанасы Рамазан ае хөрмәтенә күккә җибәрелгән ут яктысы белән тәмамланачак.
Чарада балаларга шарлар өләшенеп, татлы мамык биреләчәк, төрле тәм-томнан авыз итәргә мөмкин булачак.
Бу чараның төп мәгълүмати партнеры - “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе һәм “Болгар” радиосы.
“Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте