
2 апрельдә Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дип аталучы XIX Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән оештыра, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Аларны төрле яшь категорияләренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр Кол Шәриф, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди, Сөембикә, Мөхлисә Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас зыялык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү конкурсның төп максаты булып тора.
Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» Милли ислами хәйрияфонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, яшь буын вәкилләре арасында татар дин белгечләренең мирасын мәңгеләштерү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, быелдан “Әнвәр Хәйри” (галим), "Исмәгыйль Сәлимшаһ" (Ватан сугышы ветераны) дигән номинацияләр дә кертелде.
Мәгълүматлар “Татар-информ”нан алынды.