
27 октябрьддә сәгать көндезге унда башкалабыз Казандагы “Ярдәм” фонды ярдәмендә Татарстанның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының юбилей җыелышы үткәрелә.
Чираттагы бу җыен “Мөслимә” иҗтимагый оешмасының 20 еллыгы уңаеннан уздырыла. Бу мәҗлестә мәчет мөгаллимәләре, абыстайлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, бизнес ледилар, “Мөслимә” активистлары катнашыр, дип көтелә.
“Мөслимә” оешмасы 1995 елда Татарстан хатын-кызлары берлеге буларак оештырылган иде. Соңрак ул Татарстан мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы дигән исемгә үзгәртелде.
“Мөслимә” оешмасының төзелүеннән аны журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллина җитәкли. Әлеге оешма “Мөслимә” исемендәге газетаны нәшер итә, балалар арасында ислам нигезләрен өйрәнү буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйге уздыра. Анда Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән 500дән артык бала катнаша. Бу исә аны чын мәгънәсендә Бөтенроссия күләмендәге конкурс дәрәҗәсенә күтәрә.
Әлмира апа 15 елдан артык инде Казан һәм республика көненә ислам кыйммәтләрен дәгъват кылучы чара үткәрә.