
28 ноябрьдә 2014 елгы хаҗга нәтиҗә ясалды һәм 2015 елга изге сәфәр программалары тәкъдим ителде. Әлеге чара республика, шулай ук Россиянең төрле төбәк хаҗиларын, хаҗ сәфәрен кылучылар төркемнәре җитәкчеләрен, аларга ярдәм күрсәткән табибларны һәм хаҗ сәфәрен оештыруга зур ядәм күрсәткән оешма вәкилләрен бергә җыйды.
Тәкъдим итү чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, "ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин, "ДУМ РТ Хадж" программасы партнерлары, мөхтәсибләр һәм башкалар катнашты.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин изге хаҗ сәфәрен оештыручыларга, хаҗиларның җитәкчеләре булып барган барча имамнарга рәхмәтен белдерде һәм изге сәфәргә барырга насыйп булган дин кардәшләребезгә хаҗларының кабуллардан булуын теләде. “Безне, барча мөселманнарны Аллаһы Тәгалә хаҗ сәфәренә, изге урыннарга барырга чакыра. Һәр мөселман ислам диненең бер баганасы булган хаҗ кылу гыйбадәтен үтәргә тиеш. Бу гыйбадәт бөтен гыйбадәтләрне берләштерә. Һәркайсыбызга Аллаһы Тәгалә хаҗга барырга ярдәм итсен”, - диде мөфти хәзрәтләре.
“2014 елда изге сәфәр кылган дин кардәшләребез, хаҗны оештыруда катнашучылар сүзләренә таянып, быелгы хаҗ, Раббыбыз ярдәме белән яхшы узды дип әйтә алабыз. Барлык хаҗилар да изге гамәлләрен Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча үтәп, сау-сәләмәт өйләренә кайтты. Быелгы хаҗ сәфәрендә дин кардәшләребездән торган 45 төркем оештырылды. Аларның һәркайсына гыйлемле имам-җитәкчеләр билгеләнде. Хаҗиларны укыту, турыдан-туры рейслар оештыру, трансфер һәм җирле сим-карталар белән тәэмин итү программа кысаларында үтәлде. Хаҗиларга 15 табиб медицина ярдәме күрсәтте”, - дип сөйләде "ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин.
Быел хаҗилар өчен стандарт җыелмадан башка махсус бүләкләр дә әзерләнгән иде. Мәсәлән, йокы капчыклары, кояштан саклану өчен зонтиклар, ташлар салу өчен савытлар һ.б. Хаҗны 21 көнгә исәпләнгән стандарт программа буенча һәм 14 көнгә каралган кыскартылган программа буенча да үтеп булды.
“ДУМ РТ Хадж» операторы киләсе елга, дөньякүләм икътисадый һәм иҗтимагый шартларны истә тотып, өч ел дәвамында сыналган “Стандарт – һәрнәрсәне үз эченә алган” программасыннан тыш өстәмә 3 төрле программа тәкъдим итә: “Тизләтелгән”, “Эконом”, “Уңайлы”. Әлеге программалар бер-берсеннән Мәккәдә һәм Мәдинәдә тору көннәре, яшәү һәм юл шартлары белән аерыла.
Яңа программаларны тәкъдим итү чарасында танылган дини җырлар башкаручы Ильяс Халиковның «Изге юлда, изге сәфәр» дип аталган хаҗга багышланган видеоклибы беренче мәртәбә киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелде.
“ДУМ РТ ХАДЖ” программасы Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгының хаҗ бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итүче Россиядә бердәнбер хаҗ-операторы. Татарстан хаҗ-операторының эше Согуд Гарәбстаны тарафыннан югары бәяләнде.
Хаҗны оештырганда изге сәфәргә баручыларның барлык теләкләре күздә тотыла. Киң катлам халыкка хаҗ сәфәрен кулай бәядән һәм югары сыйфат белән оештыру максатыннан, “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы елдан-ел камилләшә бара. Хаҗ программасы Россия Хаҗ шурасы стандартларына туры килә: ул җиренә җиткереп эшләнүе һәм ышанычлы булуы белән билгеле дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.