6 августта узган Казан имамнары җыелышында 11 мулла "Әл-Ихлас" мәчетен ябу өчен тавыш биргән. Мәчетне фетнә оясы булуда гаепләп, шуңа ябарга теләүчеләр күпчелек тавыш алган.
Мәчетне ябу тәкъдимен Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр Лотфуллин белдергән. Аның фикеренчә, мәчет митингларга катнышып, халык арасында фетнә чыгара.
Лотфуллин “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллинны хөкемгә тартырга, "Әл-Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Сафинны вазыйфадан алырга чакыра.
Мәчет имамы Рөстәм Сафин 2009 елда Русиядә тыелган Хизбут-Тәхрир оешмасында торган өчен хөкем ителгән була. Кабан арты имамы Сәедҗәгъфәр Лотфуллин соңгы вакыйгалардан соң, Казанда Хизбут-Тәхрир оешмасы активлашты дип саный.
"Әл-Ихлас" мәчете мәхәлләсе Аллаһ йортын ябарга беркемнең дә хокукы юк дип, шуңа халыкны мәчетне якларга чакырып, интернетта белдерү таратты.
Тимер Сәгыйтов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!