
"Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Рәҗәп, Шәгъбән, Рамазан айларын ни өчен бирә? Әлбәттә, безнең өчен. Хата-кимчелекләрдән арыну өчен.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Без бу тормышта ел буе иртәннән алып кичкә кадәр белеп тә, белмичә дә бик күп вак гөнаһлар, хата-кимчелекләр кылабыз. Әмма Аллаһы Тәгалә безнең өчен шундый уңайлыклар, нигъмәтләр һәм бәрәкәтләр бирә. Әлбәттә, Шәгъбән ае шундый айлардан булып тора.
Усама бин Зәйд пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.га): "Әй, Аллаһның Илчесе, ни өчен син Шәгъбән аенда, башка айларга караганда, күбрәк ураза тотасың ?" - дип, сорау бирә икән. Расүлүллаһ (с.г.в.) җавап йөзеннән: "Шәгъбән ае изге ике ай арасындадыр. Рәҗәп белән Рамазан - дәрәҗәле, фазыйләтле вә мәртәбәле айлардыр. Әмма адәм балалары Шәгъбән аена карата битараф булдылар. Әмма бу айда бөтен кылган гамәлләр дә Аллаһы Тәгалә тарафында булыр", - диде.
Хөрмәтле дин кардәшләребез, шуңа күрә Шәгъбән аенда догалар укып, Коръән аятьләрен укып, хәлдән килә икән, кадәр уразалар тотып, Рамазан Шәриф аена әзерлек бара, иншаллаһ!"
"Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның җомга вәгазен тулысынча "Вәгазьләр" бүлегендә тыңлап була.