2016 Янв 04
Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 278 автобус чыккан. Автобусларга куелган ГЛОНАСС системасы бер тәүлектә тизлекне арттыруның ике очрагын һәм билгеләнгән маршруттан тайпылуның 26 очрагын ачыклаган, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында.
Республика юлларында 226 берәмлек юл техникасы эшли, шул исәптә төбәк трассаларында – 145.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 10 сы – халыкара. 1952 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1777 кеше килгән.
«Татар-информ»