
Узган тәүлектә Татарстанда 2875,7 тонна сөт савылган. Бу узган елның әлеге чорына караганда 151,4 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Шул ук вакытта бу ай башына савым күләме 7,2 тонна, ә алдагы көн белән чагыштырганда 4,6 тоннага кимегән. Балтач, Кукмара, Мамадыш, Саба, Әтнә районнарында савым күләме тотрыклы саклана, анда тәүлеккә бер сыердан 15,2 кг нан алып 19,4 кг га кадәр сөт алалар.
Ә Чирмешән, Минзәлә, Менделеевск, Спас, Кама Тамагы районнары терлекчеләренең әлеге күрсәткеч элеккечә үк мактанырлык түгел. Әлеге районнарда бер сыердан 7,1 кг нан алып 9,3 кг га кадәр сөт савалар.
«Татар-информ»