Узган атнада Татарстан башкаласында яңа туган 487 сабый рәсми теркәлгән, арада иң бәләкәе – 940 граммлы

Казанлылар нәниләренә, сирәк булса да, Спартак, Леонард, Жаннет, Усман, Зәйнәп, Аиша, Шакирә исемнәре кушкан

БӘЙЛЕ
2016 Янв 29

Узган атнада Казанның ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә 487 сабый – 227 малай һәм 260 кыз тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел 940 грамм булса, иң авыры - 5690 граммлы. Казандагы иң яшь анага – 16 яшь, иң олысына – 45 яшь, иң яшь атага – 19, иң өлкәненә – 67 яшь.

Бу атнада иң еш кушылган балалар исемнәре – Данил, Тимур, Әмир, Артем, Марк, Милена, Сабина, София, бирелгән иң сирәк исемнәр – Спартак, Леонард, Жаннет, Усман, Зәйнәп, Виталина, Аиша, Шакирә, Аглая, Антонина.

Шул ук вакытта шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 136 пар никахларын рәсмиләштергән. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә – 19 һәм 18 яшь, иң олыларына – 67 һәм 59 яшь, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсемэрия сайты аша.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе