Узган атнада Казанда бензинның уртача бәясе төшкән

Бары тик “АИ-80” маркалы бензин бәясе генә элеккечә калган

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

Узган атнада Казанда “АИ-93,92”, “АИ-95” маркалы бензиннарга һәм дизель ягулыгына уртача бәя төшкән, хәзер алар 32,75 сум, 35,78 сум һәм 34,12 сум тәшкил итә. Бары тик “АИ-80” маркалы бензин бәясе генә элеккечә калган, ул – 31,30 сум.
Билгеләп үтик, Түбән Новгород, Уфа, Киров, Саранск, Ижевск, Пенза, Оренбург, Сарытау һәм Пермьда шундый маркалы бензиннар һәм дизель ягулыгының уртача бәяләре шул ук калган. Шул ук вакытта Чабаксар һәм Йошкар-Олада “АИ-93,92” маркалы бензинның уртача бәяләре төшкән.
“АИ-80” маркалы бензинга иң арзан бәя Сарытауда, ә “АИ-93,92” һәм “АИ-95” маркалылар Казанда күзәтелгән һәм иң арзан дизель ягулыгы – Ульяновскида.
“АИ-80” маркалы бензинга иң югары уртача бәя Кировта, ә “АИ-93,92” һәм “АИ-95” – Саранскида, кыйммәтле дизель ягулыгы – Оренбургта, дип хәбәр итә Татарстанстат.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе