
Төгәл булмаган мәгълүматларга караганда, биредәге төрле катлы 213 бинага зарар (түбәләр җимерелгән, тәрәзәләрнең пыялалары ватылган) салынган. Аларның 29ы - күп катлы, 150се шәхси йортлар, 16сы җәмәгать биналары, шул исәптән 5 урта мәктәп, 2 балалар бакчасы һәм 18 сәүдә бинасы.
Гарасат узганнан соң, Ефремов каласындагы үзәк хастаханәгә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган 16 кеше (аларның өчесе – балалар) мөрәҗәгать иткән. 1964 елгы бер хатын-кыз хастаханәгә салынган. Үлем-китемнәр юк.
5 мәктәпкә зыян килүгә карамастан, укулар өзелмәгән, чөнки балаларны башка мәктәпләргә күчереп укытканнар. Ефремовтагы балалар бакчалары да эшләвен дәвам итә.
"РИА Новости”дан алынган хәбәрләргә караганда, Тулада зилзиләнең кубарылуын көтмәгәннәр. ГТХ (Гадәттән тыш хәлләр) министрлыгының җирле төбәк вәкиле: "Өлкәдә шторм кисәтүе булмады. Әлеге табигый бәла-каза фараз кылынмады. Гомумән, аны беркем дә көтмәгән иде”,-дип билгеләп узган.