2015 Дек 18
ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә “Татар мәдәнияте көннәре” кысаларында Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге ачылды.
Каюм Насыйри институты Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында оештырылган. Ул Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә халыкара белем бирү-мәдәни үзәкләр аша татар телен таратуны максат итеп куя.
ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге ачылу белем бирү, татар телен популярлаштыруга ярдәм итү, үзара аңлашу һәм дустанә мөнәсәбәтләрне урнаштыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген күрсәтә.
Каюм Насыйри − татар телен, әдәбиятын һәм публицистикасын үстерүгә зур өлеш керткән XIX гасырның иң зур мәгърифәтчеләренең берсе. Аның эшчәнлеге һәрвакыт мәдәниятләрне берләштерүгә юнәлдерелгән булган. Каюм Насыйри исемендәге белем бирү үзәге ачылу — мәгрифәтчелек һәм белем бирү өлкәсе өчен мөһим вакыйга, ул мәдәниятләрнең бердәмлек һәм бербөтенлелекне гәүдәләндерә. Үзәк яңа елдан эшли башлаячак.
Чараларда КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, әлеге институтның Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова, “Ленинград өлкәсе Тосно районының “Изге юл” татар җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иниятулла Кутуев, төбәкнең татар җәмәгатьчелеге һәм татар яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Бу хакта ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.