24 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов (06.01.1932 – 23.11.2015) белән хушлаштылар. Күренекле артистны соңгы юлга озатырга аның хезмәттәшләре, туганнары һәм күп санлы тамашачылар килгән иде.
Матәм чарасына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашып, алар һәм артистлар Ирек Баһмановның фани дөньяда кылган игелекле, сагынып сөйләрлек гамәлләре, хезмәтләре турында күңел кушканча бәян итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иртән мәрхүмнең өендә булып, якыннарының, туганнарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең хәлен белешеп, тирән кайгысын уртаклашты.
Ирек ага Баһманов бүген Казанның Яңа татар бистәсе зираты куенына иңдерелде.
Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков, Әсхәт Сәфәров, Айрат Сибагатуллин, Илсур Метшин, Айрат Хәйруллин, Фәрит Бикчәнтәев, Илфир Якупов, Александр Славутский тарафыннан имзаланган кайгынамә:
“Татарстан Республикасының театр сәнгате зур югалту кичерә. Каты авырудан соң күренекле актер, Татарстанның халык артисты Ирек Вәли улы Баһманов вафат булды.
Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә туган. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлап, Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә.
Кабатланмас талантка, үзенә генә хас аһәңгә ия булган, табигыйлеге һәм ихласлыгы белән аерылып торган артист, иҗатының беренче адымнарыннан ук, күп санлы тамашачылар мәхәббәтен яулый.
Төрле елларда башкарылган Инсаф, Әлмөхәммәт - “Әни килде” (Ш.Хөсәенов), Ахун – “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт), Ишан – “Зәңгәр шәл” (К.Тинчурин), Чатбаев – “Ахырзаман” (Ч.Айтматов) һәм башка рольләрендә Ирек Баһмановның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң чагыла.
Ирек Баһмановка Т.Миңнуллиның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Искәндәр роле аеруча зур уңыш китерде һәм 30 елдан артык башкарган бу образ аның визит карточкасына әверелде.
Театрның бүгенге репертуарында зур уңыш белән барган спектакльләрдәге Беренче князь – “Ханума” (А.Цагарели), Доверенный – “Банкрот” (Г.Камал), Фәйзулла – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Җәүдәт – “Бабайлар чуагы” (И.Зәйниев), Лорд - Лондон мэры – “Ричард III” (У.Шекспир) рольләре артистның төрле жанрда да искиткеч тормышчан, табигый һәм хисле уенының үрнәге иде.
Ирек Баһманов, театрда эшләүдән тыш, кино, телевидение һәм радиода төрле үзенчәлектәге образлар иҗат итте. Үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган хезмәтенә тугрылыгы белән ул шәһәр һәм республиканың театр җәмәгатьчелеге арасында тирән абруй казанды.
Татар халкының талантлы артисты Ирек Баһмановның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”.
“Татар-информ”
Фотосурәтләр http://matbugat.ru сайтыннан алынды.