Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, 2016 елда республикада капиталь төзекләндерелергә тиешле гомуми белем оешмалары һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре исемлегенә 95 гомуми белем оешмасы кертелгән.
2016 елда бу исемлеккә 15 махсус (коррекцион) мәктәп тә керә. Бу объектларны капиталь төзекләндерүгә 1,9 млрд сум акча каралган. Моннан тыш, бу исемлеккә тагын 52 мәктәпкәчә балалар оешмасы кертелгән һәм шуңа 589,6 млн сум каралган.
2016 елның 12 февраленә эшләр 131 объектта башланган, шулардан: 76 гомуми белем мәктәбе, 14 коррекцион мәктәп һәм 41 мәктәпкәчә балалар оешмасы.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, һәр мәктәп директоры капиталь ремонт кысаларында объектында башкарыла торган эшләр күләмен төгәл аңларга тиеш. Эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелергә тиеш, диде ул.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук хәбәр иткәнчә, 2016 елда 9 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт ясау, яңа икесен төзү һәм берсен реконструкцияләү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларына ясалачак капиталь ремонтның планлы сроклары үтәлешен күзәтеп торырга кушты, сезон башланганчы, алар әзер булырга тиеш, диде ул. Бу объектларда капиталь төзекләндерү мәсьәләсе генә түгел, шулай ук иминлекне тәэмин итү проблемасы да, балаларга кагылышлы башка мәсьәләләр дә җитди контрольда торырга тиеш, дигән фикердә Президент.
Ирек Фәйзуллин 2016 елда булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт барышы турында да сөйләде. 8 һөнәри белем бирү оешмасына ремонт ясалачак, финанслау күләме – 671,16 млн сум.
2016 елда республикада яңа программа гамәлгә кертелә башлый – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары биналарын капиталь төзекләндерү. Җыеп кына әйткәндә, 78 бинаны төзекләндерү планлаштырыла, финанслау күләме – 98,5 млн сум. 2016 елның 12 февраленә эшләр 41 объектта башланган да.
Агымдагы елда «Парклар һәм скверлар» программасы буенча 45 муниципаль берәмлектә 52 объектны төзекләндерү күздә тотыла, су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча – 19 муниципаль берәмлектә 19 объектны. Бу программа буенча Азнакай, Актаныш, Арча, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй, Зеленодольск, Лениногорск, Спас муниципаль районнарында, шулай ук Чаллыда һәм Казанда эшләр алып бару ниятләнә.
Рөстәм Миңнеханов су саклау зоналарын төзекләндерү программасы буенча белдергәнчә, иң беренче чиратта, бу зоналар халыкка хезмәт итәргә тиеш. Монда гражданнар өчен төрле хезмәтләр күрсәтелергә тиеш, диде ул, бу территорияләрне кешеләрне җәлеп итәрлек итеп корырга кирәк.
Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, су саклау зоналарын төзекләндерү өчен инвесторларны җәлеп итү мәслихәт. Бизнес кызыксынырлык, шушы территориядә хезмәт күрсәтүне үстерерлек шартлар тудырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, шул ук вакытта мондый зоналар шәһәр төзелеше нормаларына, шәһәрнең һәм торак пунктның архитектур кыяфәтенә туры килүе шарт.
"Татар-информ"