ТР Президенты: “Иң мөһиме – эш урыннарын саклап калу”

Татарстанда 16,5 мең эшсез теркәлгән

БӘЙЛЕ
2016 Янв 27

Бу хакта бүген “Ак Барс” яшьләр үзәге концерт залында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында министр Эльмира Зарипова хәбәр итте. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашты. Республика күләмендәге шушы киңәшмәдә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та катнашып чыгыш ясады.

“Узган ел дәвамында хезмәт базарында вазгыять тотрыклы булды”, – дип билгеләп үтте ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Аның сүзләренә караганда, былтыр кризиска каршы программа чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, эштән азат итү куркынычы янаган хезмәткәрләр саны 5 тапкырга кимегән. 1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, ТРда 16,5 мең эшсез теркәлгән. Аларның 59,4 проценты – хатын-кызлар, 21,6 проценты – 16-29 яшьлекләр, 66 проценты – үз теләкләре белән эштән китүчеләр. Шул ук вакытта буш эш урыннары саны 24 меңнән артык. Бүген республикада икътисади актив халык 2 млн 68 мең кеше тәшкил итә, шулардан 96,1 проценты икътисад өлкәсендә хезмәт куя.

Уртача айлык хезмәт хакы күләме артуга карамастан, реаль хезмәт хакы 6,4 процентка кимегән. Шул ук вакытта 2016 елның 1 гыйнварына ТРда хезмәт хакы буенча гомуми бурыч 19,2 млн сумга кимеп, 28,6 млн сум тәшкил иткән.

Эльмира Зарипова билгеләп узганча, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләре координацион советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында төзелгән килешү нигезендә узган елның октябреннән республикада бюджеттан тыш сектор хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 7 мең 309 сум күләмендә билгеләнгән. РФ Президентының 2012 елның 7 маенда имзаланган указында каралган чараларны гамәлгә ашыру бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең дә хезмәт хакын арттыруга мөмкинлек булдырган.

Формаль булмаган хезмәт базарын легальләштерү юнәлешендә башкарылган эш нәтиҗәсендә, Пенсия фондына өстәмә 260 млн сумлап акча барып ирешкән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда билгеләнгән уртача айлык хезмәт хакының, бер яктан, аз булмавына игътибарны юнәлтте. Шулай да, аның фикеренчә, бүген чит илләрдән кертелә торган товарларны үзебездә җитештерелә торганына алмаштыру тулы күләмдә түгел. Чит илләргә барып ял итүчеләр бар. Шуңа уртача айлык хезмәт хакын чит ил валютасына әйләндергәндә, хезмәт хакы алай зур сумма тәшкил итми, бу акча тукланырга гына җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. “Без сатып алу сәләтенең рубльдә генә исәпләнмәвен хәтердән чыгармаска һәм бу мәсьәләгә игътибар белән карарга тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге уңайдан. Ул билгеләп узганча, икътисади вазгыять социаль өлкәгә турыдан-туры йогынты ясый. Шуңа хәзерге вакытта күзәтелгән катлаулы чорны сабырлык белән уздырып җибәрү зарур.
ТР Президенты искәртеп узганча, республикада зур коллективларда эшләүчеләр, моношәһәрләрдә яшәүчеләр бар. “Кеше эшсез калып, аның яшәүгә башка чыганагы юк икән, ул я урларга, я ризасызлык белдерергә тиеш була. Шуңа нормаль яшәү шартлары булдыру турында алдан кайгырту зарур”, – дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген иң мөһиме – эш урыннарын саклап калу. Кешеләрне зур күләмдә булмаса да, әмма тотрыклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәк. Бу тотрыклылык бик мөһим. Шул ук вакытта ул җитештерүнең яңа юнәлешләрен үстерүне, өстәлгән бәя тәэмин иткән мәйданчыклар, эш урыннары булдыруны максат итеп куярга кирәклегенә басым ясады.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе