ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенә яңа җитәкче тәкъдим ителде

ТР мәдәният министрының элеккеге беренче урынбасарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсенең яңа җитәкчесе Ирада Әюпованы коллективка тәкъдим итте. Элек ул ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасын башкарган иде.

Илдар Халиков идарәнең элеккеге җитәкчесе Данил Ибраһимовка рәхмәт белдерде һәм ул җитәкчелек иткән чорда ведомствоның үз функцияләрен анык һәм ипле башкаруын билгеләп үтте.

Ирада Әюпованы яңа вазифасы белән котлап, ТР Премьер-министры Чаллы хакимияте башлыгы булганда ук аның белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары вазифасында Ирада Әюпованың үз бурычларына җаваплы карап, күп эш башкаруын да әйтеп узды.

"Мин Айрат Миңнемулловичны (Айрат Сибагатуллин - ТР мәдәният министры - искәрмә) һәрчак сирәгрәк күрдем: ул төрле командировкаларда еш була. Бөтен киңәшмәләрдә Ирада Әюпова катнашты, барлык документлар белән дә ул эшләде. Аңа уңышлар телисе килә. Юнәлеш бик кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы да. Хәл итәргә тиешле мәсьәләләр шактый", - диде Илдар Халиков.

Аннары ТР Премьер-министры Ирада Әюповага символик министр портфелен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Татар-информ»

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе