
29 ноябрьдә Әниләр мәчетендә олы һәм кече хаҗ-гомрә хакында дәрес уздырылды. Дәресне “Дин ислам” мәчете имам-хатыйбы, “ТР МДН ХАҖ” программасы быенча хаҗга баручылар төркеме җитәкчесе Инсаф хәзрәт Ибәтуллин уздырды. Инсаф хәзрәт дәрескә килүчеләргә олуг хаҗ йолалары хакында сөйләде, тарихы һәм шартлары белән таныштырда. Аннары тыңлаучылар үзләренең сорауларын да бирә алдылар.
13 декабрьдә “Әниләр” мәчетендә икенче дәрес уздырыла. Дәрескә теләгән һәркем килә ала, дип хәбәр итә “ТР МДН ХАҖ” программасын оештыручылар.
Нәзарәт сайтыннан.