ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казан районнары мөхтәсибләре җыелышы узды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы карары нигезендә, нәзарәт бүлекләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү максатыннан, Казанда 4 мөхтәсибәт булдыры

БӘЙЛЕ
2016 Янв 28

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Казан районнары мөхтәсибләре җыелышы булды. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендә уздырылган җыелышта нәзарәтнең бүлек җитәкчеләре, дүрт мөхтәсиб катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Очрашу кысаларында дини уку йортларда белем алучы шәкертләргә Казан мәчетләрендә практика оештыру, мәчет каршындагы курсларда белем бирүче 800гә якын мөгалимне аттестацияләү, шәһәр мөхтәсибәтләренең эшен координацияләү һәм башка эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.

Искәртеп үтәбез: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы карары нигезендә, нәзарәт бүлекләре эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү максатыннан, Казанда 4 мөхтәсибәт булдырырга килешенде.

23-25 декабрь көннәрендә Казанда имамнарның җыелышлары үткәрелгән иде. Җыелышта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибе булып Фәнис хәзрәт Зарипов, Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Совет районы мөхтәсибе Нияз хәзрәт Закиров, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе итеп Илдар хәзрәт Баязитов сайлануы турында без инде хәбәр иткән идек.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе