
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе көннәр кыскара барган саен җәяүлелеләргә тагын да игътибарлырак булу кирәклеген кисәтә. Республиканың Лениногорск, Яшел Үзән районнарында һәм Алабуга шәһәрендә узган атнада җәяүлелеәр белән бәйле юл һәлакәте очраклары булып, шуларның барысы да җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Аерым алганда, 13 ноябрь көнне 5.20дә Бөгелмә – Лениногорск юлының 16нчы чакрымында “ГАЗ-3102” автомобиле белән идарә иткән 1987 елгы егет юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыгып барган 1979 елгы ир-атны бәрдерә (соңгысының киемендә яктылык кайтаргыч билгеләре булмаганлыгы билгеле). Нәтиҗәдә, җәяүле җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.
Фаҗига белән тәмамланган охшаш һәлакәтләрнең тагын берсе шул ук көнне 13.00дә Алабуганың Пролетарская урамында була. “КамАЗ” рулендагы 1970 елгы ир-ат юлда автомобильнең арткы уң тәгәрмәче астына егылган 1979 елгы хатын-кызны таптата. Соңгысы шунда ук һәлак була.
Җәяүлене бәрдерүнең чираттагы очрагы 13 ноябрьдә 17.05тә Яшел Үзән районында Төньяк Норлат – Акъегет юлының 2нче чакрымында килеп чыга. “ВАЗ-2114” автомобиленең 1989 елгы йөртүчесе юлдан хәрәкәт агымы уңаена барган 1978 елгы җәяүле ир-атны бәрдерә (җәяүленең киемендә шулай ук яктылык кайтаргыч билгеләре булмаганлыгы билгеле). Нәтиҗәдә, ул һәлакәт урынында ук җан тәслим кыла.
“Татар-информ”