
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында урамнар арасында хокей буенча бәйге башланып китте. Югары оч, түбән оч, үзәк, Атау-Тарлау урамнары хоккей яратучылары белән беррәттән, Иске Мәңгәр хоккей командасы да көч сынаша.
Беренче ярыш якшәмбе көн булып узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:Тарлау-Атау - Түбән оч - 7:4; Үзәк - Югары оч - 6:11; Иске Мәңгәр - Югары оч - 4:8, дип белдерә “Әтнә таңы” басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"