
Әтнә районы мөхтәсибәте "Ак калфак" оешмасы белән берлектә баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның район балалары белән очрашуын уздырды.
100дән артык кеше катнашкан очрашуда Җәлил хәзрәт "Тормышта ничек бәхетле булырга?" дигән темага вәгазь укыды.
Чарада катнашучылар баш казыйга үзләренең сорауларын да бирә алдылар дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.