
Таһир Сәлман улының сөйләвенә караганда, бу корылмага Татарстан җитәкчелеге һәм Казан мэриясе тарафыннан зур игътибар бирелә. Тернәкләндерү үзәгенең ачылышын Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиянең төрле өлкәләреннән Казанга белем алырга килүче күзләре күрмәүчеләр зарыгып көтеп тора. Хәзерге вакытта биредә мәчет һәм мәдрәсә салынып, аларның тышкы ягын штукатурлау эшләре бара. Таһир Сәлман улы төзүчеләргә мәдрәсә бинасына тәрәзәләр куеп, аннары җылыту системасын барлыкка китерү максатын куйды. Бинага җылылык бирелгәннән соң, анда эчке эшләр башланыр дип көтелә.
Серов урамындагы Тернәкләндерү үзәге төзелеп бетеп, ачылганнан соң, анда берьюлы 100 мөселман Коръән укырга өйрәнү мөмкинлеге алачак. Хәзерге вакытта исә 20 кеше генә "Сөләйман” мәчетендәге бер айлык курсларда изге китапны уку бәхетенә ия.
Хаҗип ӘХМӘТША