Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры алышынды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 23

Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры алышынды 23 ноябрь 2015,09:14 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады Альберт Кәримов ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады. Искәртеп узабыз: бүгенге көнгә кадәр Альберт Кәримов "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе иде. Элеккеге сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе итеп билгеләнде. Белешмә өчен. Альберт Кәримов 1976 елның 23 гыйнварында Казанда туган. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 1996-1998 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖнең виксель әйләнеше төркеме җитәкчесе. 1998-1999 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖ генераль директоры. 1999-2001 еллар - "ТДТ-Инвест" Инвестицион компания" ҖЧҖ башкаручы директоры. 2001-2004 еллар - ТР Премьер-министры беренче урынбасары ярдәмчесе. 2002-2004 еллар - ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры урынбасары. 2004-2006 еллар - "Идея" инновацион-җитештерү технопаркы" ААҖнең икътисад һәм финанслар буенча директоры. 2006-2010 еллар - "Идея Капитал" ИК" ААҖ генераль директоры. 2008 елдан - "Тасма Холдинг компаниясе" ААҖ Директорлар Советы рәисе. 2009 елдан - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ Директорлар советы әгъзасы. 2010 елдан - "Химград" ААҖ Директорлар советы рәисе. Икътисад фәннәре кандидаты.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе