Татарстанның Баш казые вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга тиеш

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 елның 11 гыйнварында узган чираттагы Пленум утырышында, 1 нче протоколга нигезләнеп, Татарстан Республикасы Баш казые вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итүгә карата Пленум әгъзалары тарафыннан, тавыш бирү юлы белән, таләпләр билгеләнде.

БӘЙЛЕ
2017 Янв 16. Фото:dumrt.ru

1. Баш казый вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат, утырыш беркетмәсенә нигезләнеп, Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән Җирле мөселман дини оешмасының Мөхтәсибәт җыелышы тарафынан тәкъдим ителә.

2. Баш казый вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, Баш казый вазыйфасына дәгъва кылу процедурасына кадәр 5 ел дәвамында берөзлексез дини өлкәдә җитәкче вазыйфаларын башкарган, хөкемгә тартылмаган, намуслы һәм вөҗданлы, сәяси партияләрдә тормаган, намусын шик астына куярга сәбәп булырлык элемтәләргә һәм гаеп итәрлек гамәлләргә ия булмаска тиеш.

3. Баш казый вазыйфасына дәгъва кылучы кандидат Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 38нче йорт адресы буенча урнашкан оештыру комитетына алып килергә тиешле документлар:

А) Билгеләнгән формада шәхси гариза (төп нөсхә).(Кушымта №1)

Б) Паспорт – төп нөсхә.

В) Рус телендә автобиография – төп нөсхә.

Г) Татар телендә автобиография – төп нөсхә.

Д) Дөньяви белем турында документ – төп нөсхә.

Е) Дини белем турында документ – төп нөсхә.

Ж)Хезмәт кенәгәсе – төп нөсхә.

З) Хөкемгә тартылу/тартылмау турында һәм җинаятьчелек өчен эзләнү яки эзләнүләрнең тукталуы турында белешмә – төп нөсхә.

И) Хәзерге вакытта эшләгән урыннан белешмә - төп нөсхә.

К) Наркологта учетта тору/тормау хакында белешмә – төп нөсхә.

Л) Психиатрда учетта тору/тормау хакында белешмә – төп нөсхә.

М) Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә кергән Җирле мөселман дини оешмасының Мөхтәсибәт җыелышының беркетмәсе.

Н) Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

4. Документлар кабул итү буенча оештыру комитетының эш графигы: 2017 елның 13 гыйнварыннан 13 февральгә кадәр дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәгать 30 минуттан 11 сәгать 30 минутка кадәр һәм 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.

Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе