Татарстанлылар торак йортларда кимерүчеләрдән ешрак зарлана башлаган

2015 елда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә торак йортларда кимерүчеләр һәм бөҗәкләрдән зарланган 416 шикаять алынган

БӘЙЛЕ
2016 Фев 17

Татарстан Республикасында торак йортларда кимерүчеләр булу факты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре артты.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында ТРда кимерүчеләргә каршы көрәш чараларына багышланган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе санитар сак бүлеге башлыгы Луиза Борисова белдерде. “Әгәр кимерүчеләр торак йортларда һәм коттеджларда үрчесә зыян күп сала. Кимерүчеләр, бөҗәкләр 15 тән артык инфекцион, паразитар авырулар, шул исәптән чума туляремия, тычкан бизгәге, лептоспироз, талпан энцефалиты һәм тимгелле тиф тараталар. Кагыйдә буларак, шәһәрләрдә йорт тычканнары һәм соры күселәр үрчи, ә авыл җирлегендә – бөер синдромлы геморрагик бизгәге вирусын таратучы кыр тычканнары”, - дип аңлатма бирде Борисова.

Шәһәрләрдә бөер синдромлы геморрагик бизгәген йоктыручылар юк диярлек, әмма табигатькә чыкканда, коттеджларда бу авыруны йоктыру куркынычы арта.

Роспотребнадзор вәкиле билгеләп үткәнчә, ТРда торак йортларда кимерүчеләр һәм бөҗәкләр булу факты буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре елдан-ел арта. Кимерүчеләр барлыкка килүнең төп сәбәпләре – кимерүчеләр сыярлык тишекләр булу, подвалларны дөрес кулланмау, шулай ук чүп-чарны дөрес җыеп, үз вакытында чыгармау. Мисалга, Казанда мөрҗәгатьләрнең күбесе Идел буе һәм Вахитов районнарында теркәлә. Беренче очракта, бу сәнәгать һәм склад биналары күп булу белән бәйле, икенче очракта – шәһәрнең бу өлешендә ташландык территорияләр һәм тузган тораклар күп.

Бу проблемага кагылышла мөрәҗәгатьләр саны буенча Яңа Савин районы 3 нче урында, Авиатөзелеш – 4 нче урын, Мәскәү районы - 5 нче урын, Киров – 6 нчы урын.
Бигрәк тә “Идел буе ТКХ ИК” ҖЧҖ, “Вахитов районы ИК” ҖЧҖ, “Уютный дом ИК” ҖЧҖ, “Старый город ИК” ҖЧҖ һ.б. хезмәт күрсәтә торган йортларда шикаятьләр саны күп теркәлгән.

Роспотребнадзор тарафыннан санитария законнарын бозган өчен 300 мең сумнан артык күләмдә административ хокук бозу турында 150 беркетмә төзелгән, идарәче компанияләргә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүгә күрсәтмә бирелә. Торак йортларда яшәүчеләр дератизация һәм дезинсекция хезмәтләре өчен акча түли, шуңа күрә алар куркынычсызлык таләпләрен үтәүне таләп итәргә хокуклы, дип ассызыклыйлар ведомствода.
«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе