
Татарстанга нефть һәм газны эшкәртүне үстерүдә Катар тәҗрибәсен кулланырга һәм шул юнәлештә эш итәргә кирәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында күптән түгел бу илгә визиты нәтиҗәләре буенча бәян итте. “Алар хезмәттәшлек итү белән кызыксына, инвестицияләр кертергә әзер”, - диде ул.
“Татарстан үзенең уникаль чимал базасын бәягә өстәлгән кыйммәтне арттыру өчен кулланырга тиеш, - дигән фикердә Р.Миңнеханов. - Аерым алганда, автокомпонентлар базарында җитди урын алу мөмкинлеге бар”. Ул Кама Аланы бистәсе базасында нефть химиясе кластерын үстерүне уңышлы үрнәк итеп китерде, анда кече һәм урта бизнес тарафыннан “Нижнекамскнефтехим” продуктларының шактый өлеше эшкәртелә.
Моның белән бәйле рәвештә, «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин кече бизнес эшкәртүчеләре өчен банк кредитлары алу мөмкинлеге юк, дип борчылуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, машина төзелеше югары керем бирми, җитди инвестицияләр таләп итә, әмма аннан башка нефть табышы, нефть химиясе, энергетиканы да үстереп булмый. Аннары бу - эш урыннары да һәм югары технологияләр дә.
Бу вакытта Татарстанда "ТАНЕКО" төзелде, мономердан полимерга күчтек, яңа эшкәртү производстволары булдырылды, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм “Әгәр болар булмаса, безнең вазгыять күпкә катлаулырак булыр иде”.
“Хәзер дә “Татнефть”нең яхшы планнары бар, “ТАНЕКО”, “Нижнекамскнефтехим” ТАИФ-НК, “Казаньоргсинтез” да уңай нәтиҗәләргә ия, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, “КВАРТ” резин катнашмалары әзерләү буенча яңа комплекс төзеде һәм көндәшлелеккә сәләте артуы нәтиҗәсендә яңа базарларга чыкты. Вертолетлар өчен ягулык бакларын “КВАРТ” кына ясый, бу исә оборона мәсьәләсе. “Кайбер компонетлар булмау барлык оборона сәнәгатен куркыныч астына куя”, - диде Татарстан Президенты.
“Бер урында тору, димәк, - артка тәгәрәү, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа проектлар, яңа продуктлар эзләү зарур”.
«Татар-информ»